+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 июнь 2022, 08:10

“Медицина — кыюлар һөнәре”

Республика клиник дәваханәсенең кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Азат Гомәров белән әңгәмә.

“Медицина — кыюлар һөнәре”“Медицина — кыюлар һөнәре”
“Медицина — кыюлар һөнәре”

Халыкта оста хирургның кулларын юкка гына “алтын” димиләр. Бүгенге язмабыз герое – шундый оста оештыручы һәм тәҗрибәле хирург, Республика клиник дәваханәсенең кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Азат Гомәров.

Кан тамырлары хирургиясе бүлегендә табибларга авыру гомерен куркыныч астына куярга һич ярамый. Әлбәттә, һәр, хәтта яхшы эшләнгән, операция дә билгеле бер хәвеф тудыра. Шуңа карамас­тан, табиб аны мөмкин кадәр киметү өчен барысын да эшләргә тиеш. Авырулар яшь, белем һәм тәрбия, һөнәр буенча төрле. Табиб та аларның һәркайсына аерым якын килергә бурычлы.
Бүлек мөдиренең төп тормыш принцибы – аралашканда авыруга карата һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт күрсәтү, ә бу – дәвалау йогынтысының мөһим элементы. Табибның авыру белән әңгәмәсе – ул тулы бер фән, зур сабырлык таләп итүче сәнгать.
– Азат Миндигалиевич, сезнең бүлек табиблары һәм шәфкать туташлары турында сөйләгез әле?
– Безнең бүлектәге ун табибтан күпчелеге 10-28 ел стажга ия. Соңгы вакытта урта һәм кече медицина персоналына карата таләпләр артты. Әлеге участокны өлкән шәф­кать туташы Ольга Данилова җитәкли, аның эш стажы 38 ел. Авыруларны югары дәрә­җәдә тикшерүне һәм дәва­лауны тәэмин итүчеләр – Альбина Абдуллина (эш стажы – 18 ел), Регина Әбдел­манова (42 ел), Эльвира Канизова (38 ел), Гөлнур Сәлимова (12 ел), Илгиз Сәетов (6 ел), Гөлшат Сәли­мова (4 ел), хуҗалык буенча шәфкать туташы Галия Каюмова (20 ел).
Үз эшчәнлегендә бүлек персоналы, табиблар һәм шәфкать туташлары пациент­ларның психологик халәтенә аерым игътибар бирә. Табиб һәм пациент арасындагы җылы мөгамәлә даруларга караганда да мөһим. Бу мөнәсәбәтләрне җайга салуда күп нәрсә, әлбәттә, пациентка бәйле. Аның уртак тел таба белүе, табибны кабул итүдә үзен тыйнак тотуы мөһим. Табиб пациентның тормышы, аның шатлыклары, борчулары, омтылышлары, уңыш­лары, шәхси кичереш­ләре белән кызыксына. Мөмкин бул­ганча, аның белән шәхси, ышанычлы мөнәсәбәт­ләр урнаштыра, ярдәм итә, сизгерлек күрсәтә.
Бу җәһәттән бүлек эшенә хөрмәтле остазыбыз, профессор Мәҗит Нартайлаковның ки­ңәш-тәкъдимнәре белән һәрдаим ярдәм итеп торуын аерым рәхмәт сүзләре белән телгә алыр идем. Бүлек эшен оештыруда, мотлак, шундый абруйлы остазларыбыз ки­ңәшләренә дә таянабыз.
– Минем өчен сезнең бүлектә Лев Толстойның “Көлү – ул кешеләрне ярату” дигән сүзләре язылган плакатны күрү бик күңелле булды.
– Пациентның хәленә һәм кәефенә юморның яхшы йогынтысы табиблар тарафыннан күптән исбат ителгән. Шуңа күрә бүлек табиблары өчен юмор һәм көлү дәвалауда мөһим факторларның берсе булып тора.
– Медицинада нинди кеше эшләргә тиеш?
– Медицинада кыю кеше­ләр эшли. Бездә хата җибәр­мәс өчен һәрвакыт уяу булырга, югары һөнәри дәрәҗәдә эш итәргә кирәк. Әгәр нәрсә­недер дөрес эшләмәсәң, хатаның бәясе кеше гомеренә бәрабәр булырга мөмкин. Мондый җаваплылыкны һәркем үз өстенә алырга җөрьәт итми.
– Булачак табибларга һәм әле һөнәр сайлау турында уйланучыларга нинди теләк­ләрегез бар?
– Мәктәптә барлык фән­нәрне дә өйрәнергә кирәк, табиб һәрьяклап алга киткән булырга тиеш. Укырга кергәндә урыс теле, әдәбият, химия һәм биология буенча яхшы бе­лемнәр кирәк. Дәвалау яисә педиатрия факультетларына укырга керергә була, ә ординатурада тар белгечлекне сайларга. Медицина югары уку йортларында укыту эшчәнлеге өч төп факультетта – дәвалау, педиатрия һәм стоматология юнәлешләрендә оештырыл­ган. Дәвалау факультетыннан – бөтен дәвалау профиле (терапевтлар, хирург­лар, эндокринологлар, гинекологлар һәм башкалар), ә педиат­риядән балалар өчен шул ук белгечлекләре булган табиблар чыга. Мөмкин бул­ганча, яки теләгең булса, педиатрия факультетыннан соң өлкәннәр докторы булырга мөмкин. Башта һәркем гомум нигездә укый.
– Азат Миндигалиевич, кан тамырлары хирургиясе бүлегендә эшләү җиңел­ләрдән түгелдер?..
– Коллективыбыз яшь, тырыш, эшчән. Тату яшибез, узган елда бик күп яшь бел­гечләр килде. Теләсә кайсы табиб яисә шәфкать туташы, барыннан да элек, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешене “күрә белергә” тиеш – һәр­кайсыбыз шушы кагыйдә буенча хезмәт сала.
– Бу эш Сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Табиб эше – кешегә үзе үк якын. Төрле яшьтәге, һөнәр­дәге кешеләр белән аралаштырган башка бер генә белгеч­лекне дә белмим. Минем өчен шуннан да якынрак, кадер­лерәк һәм җаваплырак һөнәр юк!
– Азат Миндигалиевич, Сезнең барлык тормышыгыз – кешеләр сәламәтлеген саклау өчен көрәш. Сезгә һәм коллективыгызга сәла­мәт­лек, иминлек, уңышлар телим!

Октябрь Вәлитов,
профессор, философия фәннәре докторы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас