+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 Июня 2022, 12:55

“Һөнәрем зур канәгатьлек китерә”

“Вакытлычадан да даимирәк берни юк” дигән әйтем бар. Язмабыз герое — Республика ашыгыч ярдәм станциясе һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгенең оператив бүлеге өлкән табибы Руслан Бикмәтов моңа үз язмышында ышанган.  

“Һөнәрем зур канәгатьлек китерә”“Һөнәрем зур канәгатьлек китерә”
“Һөнәрем зур канәгатьлек китерә”

1995 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң ул интернатурада белем ала, Республика клиник балалар дәваханәсендә хезмәт юлын башлый. Бераздан медицина университетында белем алучы хатыны дөньяга кыз бала китерә һәм яшь әти вакытлыча ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләп торырга була. Чөнки бала белән өйдә торырга да вакыт табарга кирәк була. Ашыгыч ярдәмгә вакытлыча дип кергән табиб барлык гомерен бу хезмәткә багышлый.

— Дәваханәдән ашыгыч ярдәм хезмәтенә педиатр булып килгәндә минем 14 яшьтән өлкәнрәк пациентны күргәнем юк иде, ә монда 50 яшьтән яшьрәкне күрергә туры килмәде, — дип елмая ул, эшли башлаган елларын искә алып.

Яшь табиб белемен камилләштерергә, үзен үстерергә карар кыла һәм, кардиологка укып, квалификациясен үзгәртә. Кардиореаниматологлар бригадасында чакыруларга йөри, күп гомерләрне коткаруга өлеш кертә.

Соңрак ул нарколог-психиатр белгечлеге буенча да өстәмә белем ала. Бүген инде ул - өлкән табиб, үзәктә эшне оештыра, чакыруларга чыгучылар белән эшли, консультацияләр бирә, Эчке эшләр органнары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән хезмәттәшлек итә. “Авиадиспетчер һөнәре кебек катлаулы безнең эш. Кайда нинди бригада икәнен белергә, кайда нинди ярдәм таләп ителүен аңлап, тиз арада ярдәм итәргә кирәк”, — ди ул.

Пандемия вакытында аеруча катлаулы чор кичергән биредәге табиблар. Гадәттә алар көненә 1100 чакыру кабул итсә, коронавирус инфекциясе нык таралган вакытта көненә 3-4 мең мөрәҗәгать килгән. “Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә эшне дөрес итеп оештыруга ирештек. Беркем дә ярдәмсез калмасын өчен барлык көчне салдык”, —ди Руслан Замил улы.

— Һөнәрем җиңелләрдән булмаса да, зур канәгатьлек хисе китерә. Синең ярдәм белән дөньяга яңа кешенең исән-имин килә алуын аңлау, кемнеңдер гомерен коткарып калуга ирешүне тою - зур бәхет, — ди табиб. — Бу һөнәрне сайлауга этәргеч биргән әниемә бик рәхмәтлемен. Ул гомер буе начар күрүче балалар өчен мәктәптә педагог булды. Мине үз-үземә ышанырга өйрәтте. Бүген инде 92 яшь аңа. Мин аңа күп авыруларны җиңәргә ярдәм иттем.

Руслан Бикмәтов — тәҗрибәле табиб. Шуңа еш кына табиблар бригадалары катлаулы очракларга барып җиткәнче диспетчерлар пациентларның якыннарын аның белән тоташтыра. Табиб аларга консультация бирә, ничек бригада килгәнче ярдәм күрсәтә торырга өйрәтә.

Табибның өлкән кызы да әтисе юлын сайлаган — медицина университетының 5нче курсын тәмамлый. Намуслы хезмәте өчен Руслан Бикмәтов 2017 елда "Иң яхшы ашыгыч ярдәм табибы" номинациясендә “Иң яхшы ел табибы” исеменә лаек булып, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, 2016 елда - Башкортстанның, 2020 елда Русия Федерациясенең “Сәламәтлек саклау отличнигы” исемнәре бирелә аңа.

24 июньдә язмабыз герое тантаналы шартларда республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан “Башкортстанның атказанган табибы” исеме белән бүләкләнәчәк. Уңышларның зурларын телик аңа!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас