

Земфира Друзина Башкорт дәүләт медицина институтын 1987 елда тәмамлый. Бу вакытта инде яшь табибәнең гаиләсе, ике кызчыгы да була. Укуын тәмамлагач, юллама буенча Уфаның 6нчы дәваханәсендә үсмерләр кабинеты табибы булып өч ел эшләгәннән соң, 1991 елда Земфира Фәнил кызы гаиләсе белән... Камчаткага юллана. Безнең өчен “дөнья чите” булып тоелган ерак төбәктә ул участок табибәсе булып хезмәт сала. Гомер юлдашы Алеко Ильич “Камчатпищепром” җәмгыятендә директор урынбасары була. Биредә аларның өченче кызлары дөньяга килә.
1998 елда Друзиннар гаиләсе Уфага кайта. Земфира Фәнил кызы ашыгыч ярдәм хезмәтенә урнаша һәм әлегә кадәр шунда эшли. Бүген ул - Республика ашыгыч ярдәм станциясе һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгенең табиб-консультанты.
— Безгә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткән халыкның сорауларына җавап бирәбез, аңлату эшләре алып барабыз. Шулай ук чакыруларга чыгучыларга консультация үткәрәбез, мәсәлән, ЭКГ нәтиҗәсен укыйбыз, — ди ул, табиб-консультантның эше нидән гыйбарәт булуы турындагы сорауга җавап биреп.
Үз һөнәрен бик ярата Земфира Друзина. “Медицина минем канда”, — дип елмая үзе дә ак халат ияләре гаиләсендә тәрбияләнгән табибә. Әтисе Фәнил Газиев - Республика онкодиспансерында радиолог, әнисе Гөлфирә Газиева ашыгыч ярдәм хезмәтендә психиатр булган. Әтисенең өч туганы да табиблар.
Земфира Фәнил кызының төпчек кызы Адель Харисова да әнисе юлыннан киткән — Уфаның 4нче бала тудыру йортында неонатолог, анестезиолог-реаниматолог. Өлкәннәре Диана һәм Аида педагог һәм юрист һөнәрләрен үз иткән. 25 ел элек гомер юлдашын җирләгән Земфира Фәнил кызы өч баласын да лаеклы тәрбияләгән.
— Династияне дәвам итәргә, оныкларны табиб һөнәрен сайларлык итеп тәрбияләргә иде, — дип елмая ул. — Ике оныгым табибә булырга теләк белдерде инде.
Язмабыз героен шушы көннәрдә матур мизгелләр көтә — 24 июньдә тантаналы шартларда ул республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан “Сәламәтлек саклаудагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнәчәк. Уңышлар телик аңа!