

Бу кешеләр — безнең заман геройлары. Куркыныч булуга карамастан, алар Луганск һәм Донецк республикаларында яшәүчеләр өчен таяныч булды.
Чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов, шулай ук табиблар һәм меценатлар катнашты.
«Бүген Донбасстан кайткан дүртенче бригада табибларына тугандаш республикаларда яшәүчеләргә ярдәм итүгә керткән өлешләре өчен хөрмәт белдерәбез. Безнең табиблар йөкләнгән бурычны үтәделәр дип саныйм: кыенлыкларны җиңәргә булыштылар, вакытында урындагы халык өчен таяныч булдылар. Хезмәттәшләр арасында тагын бер айга калучылар да бар. Республика Башлыгы йөкләмәсе буенча һәм шәхсән үз исемемнән хезмәттәшләребез башкарган кыюлык һәм ярдәмчеллек, профессиональлек һәм намуслы эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Табиблар белән бергә йөрәк һәм җан кушуы буенча ярдәм итүче меценатларны да аерым билгелим. Алар ярдәмендә республика инде 11 гуманитар конвой җибәрде", - дип ассызыклады Максим Забелин.
Аның сүзләренә караганда, бу инде Донбасстан кайткан һәм үз бурычын намус белән үтәгән дүртенче ирекле бригада. Олыларга да, балаларга да квалификацияле ярдәм күрсәтелгән, халык белән төрле профильдәге табиблар эшләгән. Бу миссия әле дә дәвам итә, ЛДНР территориясенә табибларның бишенче бригадасы чыкты.
«Без анда кирәк, дустанә республикага барырга һәм кешеләргә күпме кирәк - шулкадәр булырга әзербез. Коллегаларым да шундый фикердә дип уйлыйм. Һәм беркемнең дә, бер генә минутка да ЛДНРга әйләнеп кайтыргамы-юкмы дигән шиге тумый. Чөнки бу зур уртак эшкә һәр кешенең өлеше бәһасез», - дип ассызыклады Республика балалар клиник дәваханәсенең хирургия ярдәме бүлеге мөдире, табиб-оториноларинголог Павел Кунцман.
Бүләкләү тантанасы кысаларында 40 медикка һәм хәйриячегә Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Сезгә зур рәхмәт белдерәм. Сезнең авыр көндәлек һәм үрнәкле хезмәтегез мөһим һәм күренекле. Хөрмәтле коллегалар, сезнең алда баш иябез, үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», - дип билгеләп үтте Руслан Насретдинов.