

Әле республика дәваханәләрендә 107 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 71 пациент 60 яшьне үткән. 15 кеше авыр хәлдә.
336 якташыбыз амбулатор дәвалана, алар арасында 116 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 83 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 283 789.
COVID-19 янә өч якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 727гә җитте. Аларның 4 887се 60 яшьне узган булган.
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның 1нче компоненты белән 2 862 457 якташыбыз вакциналанган (тиешлеләрнең 115,2 проценты). 2 653 328 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (106,8 проценты).
Бер тәүлектә 12 709 кеше прививка ясаткан.
Фото: newsforaustralia.blogspot.com
Coronavirus.