+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 июнь 2022, 11:40

Халыкны диспансерлаштыру мәсьәләләре тикшерелде

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендеге Хөкүмәт утырышында республикада медицина тикшеренүләре һәм халыкны тирәнтен диспансерлаштыру программасын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Халыкны диспансерлаштыру мәсьәләләре тикшерелдеХалыкны диспансерлаштыру мәсьәләләре тикшерелде
Халыкны диспансерлаштыру мәсьәләләре тикшерелде

– Бүген медицина тикшеренүләре программалары өстәмә инструменталь һәм лаборатор тикшеренүләр белән киңәйтелде. Алар барлык яшь төркемнәрен колачлый. Вакытыннан алда үлем-китемнең төп сәбәпләре булган авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

Аерым игътибар зонасында – яңа коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләр. Алар өзлегүне профилактикалау өчен тикшерелергә тиеш. Быел профилактик тикшеренүләрнең барлык төрләре белән безнең республикада яшәүче 1 миллионнан артык кешене колачлау бурычы тора. Бу - Сәламәтлек саклау министрлыгы ягыннан да, муниципалитет хакимиятләреннән дә максималь тырышлык таләп итә торган җитди эш, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда профилактик медицина тикшеренүен һәм өлкән халыкны диспансерлаштыруны уздыруда 75 медицина оешмасы катнаша.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56380

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас