+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 июнь 2022, 10:40

Гомерне озайтыр өчен нишләргә?

Әлбәттә, барыбыз да беләбез, моның өчен дөрес тукланырга, яман гадәтләрдән баш тартырга, тиешенчә йокларга, физик күнегүләр ясарга... Ләкин күнегүләрнең тәнгә генә түгел, баш миенә дә кирәклеген белә идегезме?  

Гомерне озайтыр өчен нишләргә?
Гомерне озайтыр өчен нишләргә?

Әйе, әйе! Белгечләр ышандыруынча, озак яшәргә теләүчеләрнең баш мие гел актив халәттә булырга тиеш! Тикшеренүләр күрсәтүенчә, акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр озаграк яши икән. Шуңа күрә гомер буе даими рәвештә китаплар укырга, компьютер ярдәмендә генә түгел, кул белән дә язарга, яңа белемнәр үзләштереп торырга кирәк.

Мәсәлән, чит телләр үзләштерегез, кроссвордлар чишегез, текстларны истә калдырырга тырышыгыз, шигырьләр ятлагыз. Каләмне сул кулга тотып язып караган хәлдә дә баш миендәге нейроннарда өстәмә бәйләнешләр барлыкка килә. Ә бу бик яхшы!

Озак яшисегез килсә, елмаегыз! Күтәренке күңелле кешеләрнең сирәгрәк авыруы күптән исбатланган. Һичьюгы дусларыгыз оптимист булсын.

Эт яисә мәче алыгыз. Мәчеләрнең мырылдавы да тынычландыра, ә аларның җылысы дәвалый. Ә этне даими саф һавада йөртү үзеңне формада тотарга булыша. Өй хайванары — табигый позитив чыганаклары.

Фото: 3kmu.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: