

Дәваханәләрдә 98 якташыбыз дәвалана, аларның 56сы 60 яшьтән өлкән. 9 кеше авыр хәлдә. 307 кеше амбулатор дәвалау ала, алар арасында 97 пациент 60 яшьне үткән.
Пандемия башыннан алып 283 909 якташыбыз ковидтан тулысынча савыккан. Тәүлек эчендә биш кеше инфекцияне җиңгән.
Республикада коронавирус корбаннары саны 5733кә җитте. Тәүлек эчендә бу исемлеккә тагын өч кеше өстәлде.
2 872 707 кеше ковидтан вакцинаның беренче компоненты белән вакциналанган (тиешлеләрнең 115,6 проценты). 2 669 447 якташыбыз вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 107,4 проценты).
Бер тәүлектә 12 504 кеше прививка ясаткан. Ревакциналанганнар саны — 618 054.
Фото: mk-smolensk.ru