+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 июнь 2022, 12:55

“Бүген медицина хезмәткәрләрен хөрмәтлибез!”

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә шулай дип язган һәм бу уңайдан әһәмиятле пост урнаштырган.  

“Бүген медицина хезмәткәрләрен хөрмәтлибез!”“Бүген медицина хезмәткәрләрен хөрмәтлибез!”
“Бүген медицина хезмәткәрләрен хөрмәтлибез!”

Күптән түгел медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме булды. Аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аерым уңышларга ирешүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру мөмкинлеге — минем өчен зур бәхет.

Мин табибларга зур хөрмәт белән карыйм, шуңа күрә тантаналы парадта алар белән иңгә-иң куеп узуыма шатмын. Һәр медицина хезмәткәренә шуны әйтәсем килә: сезнең хезмәт — чын батырлык. Бу бигрәк тә коронавирус пандемиясе чорында ачык чыгылды— нәкъ менә сез көрәштә булдыгыз.

Бүген, безнең армия Украинада махсус хәрби операция үткәргәндә, сез дә читтә калмадыгыз. Хирурглар, педиатрлар, психологлар, фельдшерлар, терапевтлар, шәфкать туташлары — барысы да Ватаныбызның чакыруына җавап бирделәр һәм Донбасс халкына ярдәмгә киттеләр. Башкортстаннан килгән белгечләр 3 меңнән артык пациентны кабул итте, шуларның өчтән бере — балалар. 1 меңнән артык диагностик тикшеренүләр һәм йөздән артык операция уздырдык.

Хөкүмәт сезнең эшегез өчен лаеклы шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Быел сәламәтлек саклауны үстерүгә барлык чыганаклардан 106 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Дәваханәләр, поликлиникалар төзүне дәвам итәбез, җиһазлар һәм транспорт сатып алабыз.

2025 елга кадәр 5 поликлиника төзергә, 400 дән артык модульле фельдшер-акушерлык пункты һәм 40 табиб амбулаториясе урнаштырырга планлаштырабыз.

Барлык медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне һәм тирән хөрмәтемне белдерәм! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм күңел җылысы телим!” — дип язган Андрей Назаров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас