

"Медицина һөнәре һәрвакыт иң гуманлы һөнәрләрнең берсе булды. Анда профессиональлек һәм югары җаваплылык сизгерлек һәм кешелеклелек белән яраша", - диде бүген Уфаның «Ватан» паркында узган Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.
— Безнең галим-медикларның казанышлары киң билгеле. Мәсәлән, безнең офтальмологлар тарафыннан эшләнгән «Аллоплант» пластик материалы - нанотитан нигезендә сөяк пластикасы өчен инновацион материал», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Башкорт дәүләт медицина университетында Идел буе федераль округында беренче робот хирургиясе үзәге оештырылды. Якын арада БДМУ клиникасында клиник онкология институты ачылачак. Республикада безнең медицина институты галимнәре катнашлыгында мультидисциплинар табиб бригадаларын булдыру буенча уникаль тәҗрибә тупланган.
"Шушы көннәрдә безнең республика өчен беренче тапкыр "Русия Фәннәр академиясе академигы" дигән югары исемгә табиб, медицина фәннәре докторы, безнең медицина югары уку йорты ректоры Валентин Николаевич Павлов лаек булды. Ул медицина фәненә зур өлеш кертүе белән, һичшиксез, бу югары исемгә лаек дип саныйм», - диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, коронавируска каршы көрәшнең беренче көннәреннән үк безнең табиблар алдынгы булдылар. 25 меңнән артык медицина хезмәткәре ковид-госпитальләрдә һәм беренчел звенода эшләде. Республика Башлыгы аларга чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм аларның, үз саулыкларын куркыныч астына куеп, бүгенге көндә иң куркыныч участокларда эшләүләрен билгеләп үтте.
Республика медиклары күчмә бригадалар составында башка төбәкләрдә һәм якын чит илләрдә яшәүчеләргә ярдәм иттеләр. Медицина университеты һәм медицина колледжы студентлары зур ярдәм күрсәтте.
Чарада катнашучылар коронавирус белән авыру сәбәпле гомерләре өзелгән 52 медицина хезмәткәрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Пандемия вакытында барлыгы 20 мең медицина хезмәткәре ковид белән авырган. Бүген безнең табиблар Донецк һәм Луганск халык республикаларының медицина оешмаларында эшли.
"Монда безнең белән — Донбасстан кайткан табиблар. Әйдәгез, аларны сәламлибез! Батырлык һәм югары профессиональлек өчен рәхмәт белдерәбез. Кадерле дуслар! Бу көнне барыгызга да тормышыгызда мөмкин кадәр күбрәк якты һәм күңелле вакыйгалар телим. Һәр көнегез кешеләрнең рәхмәте, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның сезне аңлавы белән җылытылсын. Сәламәт булыгыз һәм үзегезне саклагыз", - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы медикларга Лука Крымский медальләрен, Русия Президенты Рәхмәтләрен һәм Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.