

Төбәктә 10 поликлиника, 8 капиталь фельдшер-акушерлык пункты, ике үзәк район дәваханәсе һәм авыл табиблык амбулаториясе төзелгән.
Моннан тыш, модульле 73 ФАП урнаштырылган. Медицина учреждениеләре өчен 2561 берәмлек җиһаз һәм 77 ашыгыч ярдәм машинасы сатып алынган.
Узган елда «Сәламәтлек поездлары» республиканың 234 торак пунктында 75 580 пациентны тикшергән.
Коронавирус белән көрәшне 25 меңнән артык медицина хезмәткәре, шул исәптән 2,5 мең йогышлы авырулар госпитале белгече дәвам иткән.
«2021 ел эчендә без сәламәтлек саклау системасын ныгыту өчен күп эш башкардык, алда тагын да күбрәк. Дәваханәләр, поликлиникалар төзүне, җиһазлар һәм транспорт сатып алуны, шулай ук гамәлдәге медицина учреждениеләрен модернизацияләүне дәвам итәбез", - дип йомгак ясый Андрей Назаров.