+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 июнь 2022, 11:50

“Сезнең белән чын күңелдән горурланабыз!”

Бүген Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләде.  

“Сезнең белән чын күңелдән горурланабыз!”“Сезнең белән чын күңелдән горурланабыз!”
“Сезнең белән чын күңелдән горурланабыз!”

Ул республиканың барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Башкортстан халкының сәламәтлеге өчен фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

– Сез үз һөнәри бурычыгызны намус белән һәм лаеклы башкарасыз, меңләгән кешенең сәламәтлеген һәм гомерен саклап каласыз. Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз! Сезнең һөнәр тирән белем, хезмәт сөючәнлек, мәрхәмәтлек һәм үз-үзеңне аямыйча эшләү таләп итә. Моны аңлап, без сезнең эшегез өчен лаеклы шартлар булдыруга зур игътибар бирәбез, —дип билгеләп үтте республика Премьер-министры.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56478

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас