-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 июнь 2022, 14:25

Коронавирус йоктыручылар артамы?

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 290 164кә җитте.

Коронавирус йоктыручылар артамы?
Коронавирус йоктыручылар артамы?

Тәүлек эчендә янә 52 якташыбызда инфекция ачыкланды. Әле республика дәваханәләрендә 120 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 69 пациент 60 яшьне үткән. 9 кеше авыр хәлдә.

345 якташыбыз амбулатор дәвалана, алар арасында 104 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 32 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны –283 963.

COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 736га җитте. Аларның 4 889ы 60 яшьне узган булган.

Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны — 9.  Пневмония белән 15 кеше авырый.

 

 

Фото: tv-mig.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: