Тәүлек эчендә янә 52 якташыбызда инфекция ачыкланды. Әле республика дәваханәләрендә 136 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 69 пациент 60 яшьне үткән. 6 кеше авыр хәлдә.
337 якташыбыз амбулатор дәвалана, алар арасында 98 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 43 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны –284 006.
COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 737гә җитте. Аларның 4 889ы 60 яшьне узган булган.
Фото: radiosputnik.ria.ru