

27 июньгә республикада коронавирус белән авыруның 290 266 очрагы теркәлгән. Стационар дәвалауда 130 пациент бар, 370 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлек эчендә 50 кешедә инфекция ачыкланган, 23 кеше савыккан.
Вакцинаның беренче компоненты белән вакциналанырга тиешле халыкның 116 процены (2 883 804 кеше) прививка ясаткан, 108,1 проценты (2 684 699) вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бүгенге көндә 624 395 кеше ревакциналанган.
Узган атнада «Инцидент-менеджмент» системасына медицина темасына 252 мөрәҗәгать килгән. Кешеләрнең бер өлеше табибка кабул итүгә языла алмауларына зарланды, дип сөйләде Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, үз чиратында, Башкортстанда яшәүчеләр Республика медицина мәгълүмати-аналитик системасы эшендә өзеклекләр булу сәбәпле, белгечләргә кабул итүгә языла алмадылар, дип аңлатты. Аның сүзләренә караганда, системаны планлы яңарту проблемаларга китергән. Хәзерге вакытта барысы да әйбәт эшли, дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин.
Фото: trend.az