-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 июнь 2022, 15:05

7 меңгә якын якташыбызга талпан кадалган

«Роспотребнадзор»ның төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, сезон башыннан (агымдагы елның апреленнән) талпан кадалу сәбәпле медицина учреждениесенә 7 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән, аларның ике меңнән артыгы — балалар. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бу сан уртача күпьеллык күрсәткечләрдән артмый.  

7 меңгә якын якташыбызга талпан кадалган
7 меңгә якын якташыбызга талпан кадалган

Иминлекне тәэмин итү максатында талпаннар яши ала торган территорияләрне акарицид эшкәртүдәр дәвам итә. Республика буенча барлыгы 4 мең гектарга якын җир эшкәртергә планлаштырыла.
Балалар һәм үсмерләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларында акарицид эшкәртүләрнең сыйфатын тикшереп тору буенча 1297,6 гектар мәйданда талпанга каршы чаралар үткәрелде.
Талпан энцефалитын һәм талпаннар таратучы башка куркыныч авыруларны кисәтүнең нәтиҗәле ысулы булып прививкалар кала. Ел башыннан Башкортстанда талпан энцефалитыннан 23 меңнән артык кеше прививка ясаткан, 36 мең кешегә прививка ясау планлаштырыла. Прививка ясатмаганнарга ашыгыч серопрофилактика үткәрелә.
Талпаннар ябышудан саклану өчен Башкортстанда яшәүчеләргә саклык киемнәре, репеллентлар кулланырга, өске киемнәрен һәм тәненең ачык өлешләрен бөҗәкләр булуга тикшереп торырга киңәш итәләр.
Талпаннарны махсуслаштырылган лабораторияләрнең берсендә тикшерергә, ә травмпунктларда ашыгыч иммунопрофилактика үткәрергә мөмкин.

Фото: dachadecor.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: