

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш диетологы Рушания Ялалова аңлатканча, республикада йод дефициты проблемасы кискен тора: туфракта һәм суда аның җитешсезлеге күзәтелә, димәк, кеше организмына ул эләкми.
"Эндемик зоб — калкансыман биз авыруы, ул йод җитмәү аркасында барлыкка килә. Балаларга йод гармонияле үсеш, интеллект өчен кирәк. Сәламәт акылны саклау өчен ул өлкән яшьтәге кешеләргә дә мөһим", — ди Рушания Ялалова.
Башкортстанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен балалар ризыгын йод белән баету — бик яхшы яңалык, дип саный табиб.
„Без барыбызга да профилактика өчен диңгез кәбестәсен кулланырга кушабыз, балалар, кагыйдә буларак, аны ашамый. Йодка бай майлы диңгез балыгын да барлык гаиләләр үзләренә атнага ике тапкыр рөхсәт итә алмый. Шуңа күрә йод белән баетылган, составында файдалы бактерияләр булган йогуртны чын табылдык дип санарга була", — ди табиб.
«Сөт кухнясы» директоры Эльдар Сайгафаров билгеләвенчә, баетылган йогуртның рецепты Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең Башкортстан буенча гадәти икмәк-күмәч эшләнмәләрен, сөт һәм башка продуктларны йод белән баетылган азык-төлеккә алыштыру турындагы тәкъдимнәре нигезендә һәм йододефицит хәленең килеп чыгу хәвефен кисәтү һәм киметү максатларында эшләнгән.
"Биойодның тәме, исе юк, сөттә җиңел эри. Җитештерү барышында пастеризация алдындагы этапта кертелә, югары термик эшкәртүгә бирешми. Сөт продукциясенең тәме үзгәрми", — ди ул.
Уку елы азагында 89 бакча һәм мәктәпкә йод белән баетылган йогурт китерелә башлаган.
«Киләсе уку елында без Башкортстан территориясен мөмкин кадәр күбрәк колачлау өчен продуктны тарату географиясен киңәйтергә планлаштырабыз. Шулай ук яңа продукт биш җитештерү бүлекчәсе — Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама һәм Югары Кыйгы тарату пунктларында ирекле сатуда пәйда булды", — ди Эльдар Сайгафаров.
Элегрәк социаль челтәрләрдә үз битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров язганча, гадәти булмаган йогуртны Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский һәм Югары Кыйгыдагы сөт кухнялары базасында җитештерә башлаганнар.
Баетылган йогурттагы йод кече яшьтәге балаларның тәүлеклек ихтыяҗының 30 процентын тәшкил итә.
"Ышанам, моның белән безнең "Сөт кухнясы" үсеше тәмамланмаячак, без Башкортостан балаларын тәмле һәм файдалы продуктлар белән тәэмин итү өстендә эшләүне дәвам итәбез", - дип язган Радий Хәбиров.