+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 Июня 2022, 18:33

1500 яшь табиб диплом алды

Бүген чыгарылыш курс студентлары өчен зур бәйрәм оештырылды.

1500 яшь табиб диплом алды1500 яшь табиб диплом алды
1500 яшь табиб диплом алды

Бүген "Уфа-Арена" чәчәк бәйләмнәре белән тулы иде. Дулкынландыргыч, күптән көтелгән тантана - Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру үтте.

Быел БДМУның 1500 студенты остазлары кулыннан дәүләт үрнәгендәге дипломнар алды.
Тантаналы чарада чит илләрдән, Русия төбәкләреннән, республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән ата-аналарга университетның иҗат коллективларының иң яхшы концерт номерлары тәкъдим ителде.
Дипломнар тапшыру тантанасында бу елларда бик яхшы укыганнар, медицина практикасында төпле белемнәрен һәм иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткәннәр - 180дән артык кеше аерым билгеләнде. Алар арасында БДМУ дипломы булган чит ил студентлары да бар.
Чыгарылыш укучылары вальсы, БДМУ барлыкка килү тарихын чагылдырган театрлаштырылган тамаша студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын башкаруында чараның бизәгенә әверелде.
Вуз белән хушлашучы студентларны видеомөрәҗәгатендә Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Альбертович Мурашко котлады.
БДМУ ректоры, Рсия Фәннәр академиясе академигы Валентин Николаевич Павлов җылы теләкләр белән чыгыш ясады:
«Бүген Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсе сафларына зур отряд кушыла. Уку вакытында ук күп кенә чыгарылыш укучылары үзләрен күрсәтте - "кызыл зоналарда" эшләделәр, табиблар бригадалары белән районнарга чыктылар һәм аларның эшләрен Башкортстан һәм Русиянең югары бүләкләре белән билгеләп үттеләр.
Сез дөньяның иң яхшы югары уку йортларында укыдыгыз, һәрвакыт укуыгызны дәвам итәргә һәм камилләшергә тиешсез. Тормышта иң мөһиме гаилә һәм сезнең үз гаиләләрегезне төзүегезне, тагын 20 елдан үз балаларыгызны БДМУга укырга җибәрүегезне теләр идем", - диде ул үзенең фатихасында.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең котлавында медицинаның иң кешелекле һөнәр һәм монда очраклы кешеләр булмый, вуз тәмамлаучыларның һәркайсына ихтыяҗ бар, дип ассызыклады.
Дипломнар тапшыру тантанасы Русия Федерациясе табибы антын кабул итү белән тәмамланды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас