+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 июль 2022, 14:50

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 290 453кә җитте

Тәүлек эчендә янә 46 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 290 453кә җитте
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 290 453кә җитте

Әле республика дәваханәләрендә 122 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 67 пациент 60 яшьне үткән.
13 якташыбыз авыр хәлдә.
267 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 106 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 38 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 284 323.
Соңгы тәүлетә республикада COVID-19дан үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы инфекция 5 741 якташыбызның гомерен өзде. Аларның 4 890е 60 яшьне узган булган.
Бер тәүлектә 12 кешегә пневмония диагнозы куелган. 18 якташыбыз аннан савыккан.
Республикада 2 898 928 кеше коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән првививка ясаткан (тиешлеләрнең 116,7 проценты). 2 709 570 якташыбыз вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 109,1 проценты).
Бер тәүлектә 9 508 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 633 394.

Фото: tumen.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: