+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 июль 2022, 13:40

“Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә

“Сәламәтлек поездлары”нда Сәламәтлек үзәкләре, флюорографлар, маммографлар, ФАПлар һәм Республика клиник дәваханәсенең һәм Республика кардиология үзгенең диагностика үзәкләре эшли.

“Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә“Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә
“Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә

Белгечләр бригадаларына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башка табиблар кергән.
Акция кысаларында республиканың барлык районнары колачланачак, авыл кешеләре белгечләрдән консультация, беренчел медицина ярдәме алачак.
Бүгенгә акция барышында 61 551 кеше тикшерелгән, 22 913 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 15 060 флюорография, 7 853 маммография.
2 270 гражданда — глюкозаның, 2 806 кешедә холестеринның югары булуы, 263 пациентта - югары артериаль кан басымы, 3 935 тикшерелүчедә - артык авырлык, 2 037 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган.
2 489 социаль әһәмияттәге авыру ачыкланган, шул исәптән 1 800 кешедә - йөрәк-кан тамырлары авырулары, 209 кешедә - яман шешкә, 463 кешедә - шикәр диабетына, 17 кешедә туберкулезга шик туган. Бу кешеләр өстәмә тикшеренүләргә җибәрелгән һәм контрольгә алынган.
Бригадалар алты маршрут буенча эшен дәвам итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас