

Дәваханәләрдә 114 якташыбыз дәвалана, аларның 69сы 60 яшьтән өлкән. 18 кеше авыр хәлдә. Шуларның берсе үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган. 278 кеше амбулатор дәвалау ала, алар арасында 95 пациент 60 яшьне үткән.
Пандемия башыннан алып 284 406 якташыбыз ковидтан тулысынча савыккан. Тәүлек эчендә 67 кеше инфекцияне җиңгән.
Республикада коронавирус корбаннары саны 5744кә җитте. Тәүлек эчендә бу исемлеккә бер кеше дә өстәлмәде.
Тәүлек эчендә 10 кешегә пневмония диагнозы куелган. 12 кеше пневмониядан савыккан.
Фото: murmansk.aif.ru