+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 июль 2022, 10:15

Чикләүләр бетерелә

Кемнәр өчен һәм кайсы чикләүләр?  

Чикләүләр бетереләЧикләүләр бетерелә
Чикләүләр бетерелә

Русия 15 июльдән COVID-19 таралу белән бәйле рәвештә кертелгән ил чиген узу буенча чикләүләрне бетерә, дип хәбәр итәләр оператив штабтан.
Моннан тыш, Русиягә авиатранспорт белән килүче Беларусь Республикасы гражданнары өчен COVID-19га ПЦР-тест нәтиҗәләрен бирү турындагы таләп штаб тарафыннан гамәлдән чыгарылу турында карар кабул ителде.
Тиешле үзгәрешләр «Роспотребнадзор» башлыгы карарына кертеләчәк.
"Башка гражданнар өчен ПЦР-тест нәтиҗәләрен бирү турындагы таләпләр саклана", — дип ассызыклыйлар штабта.

Фото: radiosputnik.ria.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас