+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 июль 2022, 11:20

Җиденче дулкынга әзерләнергәме?

Дөньяда ковид янә һөҗүмен башлады.  

Җиденче дулкынга әзерләнергәме?
Җиденче дулкынга әзерләнергәме?

Италиядә һәм Франциядә COVID-19 авыруының шактый артуы күзәтелә: Италиядә - тәүлегенә 132 мең (февраль башында 100 меңнән артык очрак булган), ә Франциядә инде 200 меңләп очрак ачыклана. Бу илләр хакимиятләре җиденче дулкынның көчәю турында сөйли башлады.
Италия хакимияте бу елның февраленнән COVID-19ның иң зур күтәрелешен теркәгән, дип хәбәр итә “Reuters” мәгълүмат агентлыгы Италия сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми белдерүенә сылтама белән.
Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта Италия сәламәтлек саклау министрлыгы 132 меңнән артык авыруны теркәгән. Агентлык мәгълүматлары буенча, Италия глобаль пандемия башыннан дөньяда COVID-19дан үлү күрсәткечләре буенча сигезенче урында тора. Шул рәвешле, бер тәүлек эчендә генә Италиядә коронавирустан 94 кеше вафат булган.

Дөньяда коронавирус белән зарарлануның теркәлгән очраклары сишәмбе иртәсендә 550 миллион 33 мең 846 меңгә җиткән, дип раслый Джонс Хопкинсның Америка университеты мәгълүматлары.
Вирусның таралуы башланганнан бирле дөньяда COVID-19 йогынтысыннан соң 6 миллион 340 мең 147 кеше вафат булган.
20 миллионнан артык зарарлану очрагы булган илләр исәбенә, элеккечә, АКШ, Һиндстан, Бразилия, Франция, Германия һәм Бөекбритания керә.
Инфекция йоктыручылар һәм инфекциядән вафат булганнар саны мондый:
АКШ - 87 миллион 886 мең 589 һәм 1 миллион 17 мең 915.
Һиндстан — 43 миллион 532 мең 788 һәм 525 мең 242.
Бразилия — 32 миллион 535 мең 923 һәм 672 мең 33.
Франция — 31 миллион 653 мең 749 һәм 150 мең 765.
Германия — 28 миллион 542 мең 484 һәм 141 мең 397.
Бөекбритания — 22 миллион 941 мең 382 һәм 181 мең 93.
Дөньядагы мөһим вакыйгалар буенча статистик мәгълүматларда махсуслашкан Worldometer порталы мәгълүматлары буенча, дүшәмбе иртәсендә планетаның 1 миллион халкына үлем коэффициенты - 816,3.
АКШта 1 миллион кешегә — 3 116, Һиндстанда — 373, Бразилиядә — 3 118, Франциядә — 2 284, Германиядә — 1 677, Бөекбританиядә 2 630 кеше вафат булган.

Фото: https://ren.tv

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: