

Пандемия башыннан алып Башкортстанда барлыгы 290 730 кешедә бу инфекция теркәлде. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Ведомствода белдерүләренчә, әле төбәктәге дәваханәләрдә 114 кеше ковид белән көрәшә, аларның 24е авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 213 якташыбыз амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә республикада 51 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны — 284 651.
Тәүлек эчендә коронавирус инфекциясеннән янә бер якташыбыз вафат булган. Барлыгы корбаннар саны 5 751гә җитте.
Башкортстанда коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән 2 911 083 кеше вакциналанган. 2 729 616 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән.
Үзегезне һәм якыннарыгызны куркыныч инфекциядән саклагыз! Вакциналаныгыз, ревакциналаныгыз!
Фото: moskva.bezformata.com