+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 Июля 2022, 05:25

Авыручылар кими дә соң...

Соңгы дүрт айда Русиядә COVID-19 буенча эпидемия процессы интенсивлыгының тотрыклы кимүе күзәтелә.  

Авыручылар кими дә соң...Авыручылар кими дә соң...
Авыручылар кими дә соң...

Авыруларның атналык күрсәткече 64 тапкыр кимеде (февраль уртасында максималь 907,6дан алып агымдагы 14,06га кадәр) һәм пандемия башыннан минималь күрсәткечләрдә тора.
Коронавирус таралу коэффициенты күрсәткечләренең динамикасы һәм яңа очраклар үсешенең уртача тәүлеклек темпы шулай ук эпидпроцессның киеренкелеге кимү турында сөйли.
Авыручыларның кимүе барлык яшь төркемнәрендә күзәтелә. Барлык расланган авырулар диярлек (93 процент) җиңел формада (кискен респиратор авыру рәвешендә) яки билгеләрсез уза.
Русиядә COVID-19 буенча эпидемия процессы динамикасы гомумдөнья тенденцияләре белән килештерелә.
1 марттан башлап “омикрон” штаммы белән авыручыларның кимүен һәм циркуляция үзенчәлекләрен исәпкә алып, икътисадның төрле тармаклары өчен чикләү чаралары минимальләштерелде, эпидемиягә каршы кайбер чаралар бетерелде.

Чит илдән килүчеләргә элеккечә үк коронавируска ПЦР-тест тапшырырга һәм нәтиҗәләрне “Дәүләт хез­мәте”ндә урнаштырырга кирәк.

Бу кеше вакциналанмаган яисә узган ярты елда ковид белән авырмаган булса. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең Республика белән идарә итү үзәгендәге оператив киңәшмәсендә Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Казак сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге таләп, ата-аналарның балалар учреждениеләрендәге киңкүләм чараларга килүен тыю кебек үк, 2 июльдән илдәге коронавирус буенча чикләүләрнең күп өлеше туктатылуга карамастан, саклана.

Фото: 
mister-blister.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас