+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 июль 2022, 05:20

Коллектив иммунитет буенча хәл борчулы

Башкортстанда коронавируска коллектив иммунитет 20,7 процент тәшкил итә. Хәл бик борчулы. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең Республика белән идарә итү үзәгендәге киңәшмәсендә Башкортстан буенча “Роспот­ребнадзор” җитәкчесе Анна Казак белдерде.

Коллектив иммунитет буенча хәл борчулыКоллектив иммунитет буенча хәл борчулы
Коллектив иммунитет буенча хәл борчулы

Ул билгеләп үткәнчә, көзге эпидкүтәрелешкә кадәр нибары ике ай калган.
“Европа илләрендә СОVID-19 белән авыручылар саны арту башланды инде, шул исәптән авыруның катлаулы үтүенә китерүче штаммнар белән”, — диде Анна Казак.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, соңгы 30 көндә Башкортстанда әле коронавирус белән авыручылар 33 процентка кимегән.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. COVID-19дан прививка ясатыгыз! Яңа дулкында инфекциягә бирешмәс өчен ревакциналану мөһим. Ревакциналанмый калмагыз!
Ситуацион үзәкнең бердәм телефон номеры: 8 (347) 218-19-19, 122.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас