+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 июль 2022, 09:20

Анализларны ничек тапшырырга һәм дәваханәгә кадәр тикшеренүне ничек узарга?

Бу мәсьәләдә барысы да аңлашыла кебек, инструкцияләр бар һәм гамәлләр алгоритмы язылган. Әмма вакыт-вакыт кыенлыклар килеп чыга. Бу һәм башка мәсьәләләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән фокус-төркемдә каралды, дип белдерәләр Республика белән идарә итү үзәгендә.  

Анализларны ничек тапшырырга һәм дәваханәгә кадәр тикшеренүне ничек узарга?Анализларны ничек тапшырырга һәм дәваханәгә кадәр тикшеренүне ничек узарга?
Анализларны ничек тапшырырга һәм дәваханәгә кадәр тикшеренүне ничек узарга?

“Социаль челтәрләрдә халыкның бу темага мөрәҗәгатьләрен анализлаганнар һәм менә нинди нәтиҗәгә килгәннәр. Әгәр дә планлы биркалар госпитальләү алдыннан таләп ителгән барлык анализларга җитми икән, ашыгыч биркалардан файдаланырга мөмкин. Аларны турыдан-туры табиблар гаризасы буенча формалаштыралар. Бу яңа юл түгел, әмма фокус-төркем нәтиҗәләре буенча адымлап инструкцияне яңартырга һәм республиканың барлык медицина оешмалары буенча җибәрергә кирәк, дип карар иттеләр.
Халык шикаятьләрендә тагын бер мәсьәлә - еш кына тар белгечләргә керү авыр, пациент хокукларын үтәү өчен кагыйдә буенча 14 көнгә шундый мөмкинлек бирергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, табибларга язылу өчен барлык биркаларны төрле каналлар буенча бүләләр:
- Дәүләт хезмәтләре, поликлиникалардагы регистратуралар, инфоматлар, 122 номеры буенча Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге, https://doctor.bashkortostan.ru порталы, К-Врачу кушымтасы.
Безнең тәкъдимебез - төрле ресурсларда биркалар турында үтәли мәгълүмат эшләү", — дип язалар ЦУРда.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас