+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 Июля 2022, 16:35

Башкортстан дәваханәсе сыйфат өлкәсендә ил Хөкүмәте премиясен яулады

Республика балалар клиник дәваханәсе Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елгы сыйфат өлкәсендә 25нче юбилей премиясе дипломанты булды, дип хәбәр итә “Республика Башкортостан” гәзите (Больница в Башкирии завоевала премию правительства страны в области качества (resbash.ru).  

Башкортстан дәваханәсе сыйфат өлкәсендә ил Хөкүмәте премиясен яуладыБашкортстан дәваханәсе сыйфат өлкәсендә ил Хөкүмәте премиясен яулады
Башкортстан дәваханәсе сыйфат өлкәсендә ил Хөкүмәте премиясен яулады

Премия дипломантларын бүләкләү тантанасы Федерация Советында узды. Конкурска бөтен Русиядәге предприятие һәм оешмалардан барлыгы 500гә якын гариза бирелгән. Тикшеренүләрнең финал этабына 47 оешма чыкты. 2021 ел премиясе дипломантлары төрле эшчәнлек өлкәләреннән 16 предприятие булды, шул исәптән Республика балалар клиник дәваханәсе.
Бер ел элек Дмитрий Рогачев исемендәге балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе милли медицина тикшеренү үзәге шул ук премиянең иясе булды (Мәскәү), дип ачыклык керттеләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, сыйфат өлкәсендә ил Хөкүмәте премиясе ел саен конкурс нигезендә оешмаларга продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты, аларның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә шактый нәтиҗәләргә ирешкән, шулай ук сыйфат менеджментының югары нәтиҗәле ысулларын гамәлгә керткән өчен бирелә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас