“Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында республика буенча үткән акция барышында белгечләр авылларда халыкны кабул итә. Июнь ахырыннан автопоезд Яңавылда эшли. Медиклар бригадасы Ямады, Иске Вәрәш, Максим, Яңа Уртавыл, Байгуҗа авылларында өч йөзгә якын кешене кабул итте.
Шулай ук “Сәламәтлек поезды” Тәтешле районында да эшли. Бу көннәрдә Күрдем авыл советында медиклар бригадсы халыкка хезмәт күрсәтте.