+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 июль 2022, 15:45

17 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 291 025кә җитте. Тәүлек эчендә янә 50 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

17 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...17 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...
17 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 99 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 67 пациент 60 яшьтән өлкән.
17 кеше авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган.
213 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 77 пациент 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 77 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 284 956.
Соңгы тәүлектә COVID-19 бер якташыбызның гомерен өзгән. Корбаннар саны 5 757гә җитте. Аларның 4 893е 60 яшьне узган булган.
Беренче компонент белән 2 919 211 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 117,5 проценты).
2 746 910 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 110,6 проценты).
Бер тәүлектә 8 454 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны — 645 927.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас