+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 июль 2022, 06:35

Башкортстан халкы шәхси медицина оешмаларында бушлай вакцина ясата алачак

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын үткәрде, анда республиканың медицина оешмаларын иммунопрофилактика өчен дару препаратлары белән тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Башкортстан халкы шәхси медицина оешмаларында бушлай вакцина ясата алачакБашкортстан халкы шәхси медицина оешмаларында бушлай вакцина ясата алачак
Башкортстан халкы шәхси медицина оешмаларында бушлай вакцина ясата алачак


Андрей Назаров республикада халыкны иммунлаштыру «Сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасы кысаларында профилактик прививкалар календаре буенча үткәрелүен искәртте.

- Ел саен иммунобиологик дару препаратлары сатып алу һәм саклау өчен финанс чаралары бирелә. Хәзерге вакытта түләүсез вакциналау бары тик дәүләт медицина оешмаларында гына үткәрелә. Шәхси медицина оешмаларын бу эшчәнлеккә җәлеп итү беренчел звеноны бушатырга, шулай ук медицина ярдәме алу мөмкинлеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимуллина Русия Федерациясенең һәр субъектында гамәлдәге законнар нигезендә медицина оешмаларын иммунобиологик дару препаратлары белән тәэмин итүне оештыру тәртибе расланырга тиеш, дип белдерде. Әлеге Тәртипне эшләү процессында Башкортстанда иң яхшы тәҗрибәләр өйрәнелде.
- Имунобиологик препаратлар белән тәэмин итүне оештыру тәртибе дәүләтнеке булмаган (шәхси) милек рәвешендәге медицина оешмалары эшенә үзгәрешләр кертә. Бүгенге көндә республикада иммунопрофилактика буенча чаралар уздырыла һәм ОМС системасында эшләүче 15 дәүләтнеке булмаган медицина оешмасы эшчәнлегенә тиешле лицензияләргә ия, - дип сөйләде Елена Галимулина.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас