

Мондый шатлыксыз фаразны "Московский комсомолец”ка биоинженер Александр Кудрявцев белдергән.
Билгеле булуынча, “Роспотребнадзор” яңадан ябык иҗтимагый киңлекләрдә битлекләр киеп йөрергә тәкъдим итте.
"Мөгаен, август ахырыннан — сентябрь башыннан бу актуаль проблема булачак, — дип фаразлый эксперт. — Чөнки барлыкка килүче һәм таралучы яңа штаммнар барыбер Русиядә әлегә аз. Бу бездә узган елдагы кебек типик дулкын булачак, ә бәлки көчлерәк тә".
Төп куркынычны, Кудрявцев бәяләвенчә, "Омикрон" штаммының яңа төре тудыра, ул бик актив тарала, аерым алганда, Италиядә һәм Израильдә. "Миңа калса, хәзер популяцион иммунитет кимиячәк, — дип фаразлый белгеч, һәм, нәтиҗә буларак, авыручылар шактый булачак, күпләр авыр формада кичерәчәк”.
Биоинженер вакциналауны һәм ревакциналауны стимуллаштыру һәм вакциналанмаганнарга чикләү чаралары булдыру буенча катгый чаралар күрергә тәкъдим итә.