

Әле республика дәваханәләрендә 110 кеше ковид белән көрәшә. Алар арасында 72 пациент 60 яшьне үткән.
17 якташыбыз авыр хәлдә.
235 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 71 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлктә 50 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 285 018.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 янә бер гомерне өзде.
Корбаннар саны 5 759га җитте. Аларның 4 894е 60 яшьне узган булган.
Коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән 2 928 263 прививка ясаткан (тиешлеләрнең 117,8 проценты).
2 756 080 кеше вакциналауны тулсынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 111 проценты).
Бер тәүлектә 9 882 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 651 360.
Фото: bryansk.bezformata.com