

Әле республика дәваханәләрендә 121 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 79 пациент 60 яшьне үткән.
18 якташыбыз авыр хәлдә.
215 кеше амбулатор дәвалау ала, алар арасында 65 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлеткә 57 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 285 075.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 760ка җитте. Аларның 4 895е 60 яшьне узган булган.
12 кешегә пневмония диагнозы куелган. 16 кеше аннан савыккан.
Фото: ulan.mk.ru