+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 июль 2022, 11:40

ЭКО хезмәте белән бушлай файдаланырга мөмкин

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, ЭКО хезмәтен Башкортстанда яшәүче теләсә кайсы хатын-кыз мотлак медицина страховкасы чаралары исәбенә бушлай алырга мөмкин.  

ЭКО хезмәте белән бушлай файдаланырга мөмкинЭКО хезмәте белән бушлай файдаланырга мөмкин
ЭКО хезмәте белән бушлай файдаланырга мөмкин

Экстракорпораль аталандыру - ул бала таба алмауны дәвалауның иң нәтиҗәле ысулы, аның белән Русиянең һәр гаиләсе файдалана ала. 2021 елда гына да илдә якынча 87 мең ЭКО циклы үткәрелгән.

- Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?
Яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясенә, анда "түлсезлек" диагнозын билгеләү буенча кирәкле тикшеренүләр узарга кирәк. Әгәр дә гаилә ЭКОга әзерләнә икән, тикшерүләрне ике партнер да узарга тиеш.

Мөһим. 6-12 ай дәвамында консерватив дәвалауның нәтиҗәсе булмаган очракта бу процедурага юллама бирелә.

- Бу процедураны кемгә эшләргә ярамый?
Сәламәтлек торышы һәм овариаль резервлары буенча чикләүләре булган хатын-кызларга. Антимюллер гормоны (АМГ) кимендә 1,2 нг/мл тәшкил итәргә тиеш, ике түллектә дә кимендә 5 фолликула булырга тиеш.
АМГ яшь белән кими һәм күкәйлекләрнең фолликуляр резервын күрсәтә: әгәр ул артык түбән булса, ЭКО программасы, кагыйдә буларак, нәтиҗә бирми.
Йөклелеккә яки овариаль стимуляциягә каршылыклар булган пациентлар дәваланып, каршылыклар бетерелгәннән соң гына ЭКОга юллама алырга мөмкин. Башкортстанда яшәүчеләргә ЭКО чират буенча ясала. Чират республика Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе тарафыннан ярдәмче репродуктив технологияләрне куллану өчен чикләүләрне һәм каршылыкларны исәпкә алып төзелә. Чиратта торучылар һәм пациентның шифры (шәхси мәгълүматларсыз) күрсәтелгән чират кәгазенең электрон формасы Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган:
https://health.bashkortostan.ru/documents/active/3713..
Документлар республика медицина-генетика үзәгендә кабул ителә. Адресы: Уфа шәһәре, Чернышевский урамы, 41, 2нче кат. Кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга, сәгать 9.00дән 15.00гә кадәр. Комиссия секретаре белән бәйләнеш телефоны: 7 (347) 246-83-97.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас