

Вирус Европа илләре буйлап сәфәрдән кайткан егеттә табылган. Кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, бу - Санкт-Петербург кешесе.
"Авыру җиңел формада уза. Пациентның гомере өчен куркыныч юк ", - дип белдерәләр “Роспотребнадзор”да. Бу хакта "Комсомолская правда" хәбәр итә.
Бу инфекцияне ничек йоктыралар?
Башта - хайваннардан, нигездә, Африкада. Хайваннардан вирус эләктергән кешеләр аны алга таба кешедән кешегә тапшыра ала.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы йоктыру юлларын билгели:
контакт-көнкүреш әйберләре: гомуми савыт-саба, сөлге, урын-җир әйберләре белән файдаланып, вирус эләктерергә мөмкин;
һава-тамчы юлы: пациент йөткергәндә һәм төчкергәндә, вирус төкерек тамчылары белән бергә тарала. Авыру кешегә 1,8 метрдан да якын килмәү хәерле;
инфекция җенси юл белән дә йога, дигән шик бар, ләкин бу әлегә исбат ителмәгән.
Табиблар гигиена таләпләрен үтәргә, шәхси әйберләрне генә кулланырга һәм кибеттән алган киемне башта эссе пар белән эшкәртергә куша.
Инфекциянең беренче билгеләре нинди?
Авыру йоктырганнан соң беренче билгеләр 1-2 атнадан, иң күбе 21нче тәүлектә барлыкка килә.
Башта хәл грипп белән авыргандага кебек була — температура күтәрелә, бөтен тән, баш авырта, калтырата, хәлсезлек барлыкка килә. Лимфотөеннәр зурая.
3-4 көннән соң температура төшә, тәндә тимгелләр барлыкка килә. Алар авыз эчендә дә булырга мөмкин. Бераздан тимгелләр кабарып, кечкенә шарчыкларга әйләнә, эченә су җыела. Соңыннан алар шартлый.
Бераз вакыттан тәндәге сулы тимгелләр урыны кутырлый, аларның эзе калырга мөмкин.
Табиблар билгеләвенчә, кайберәүләр бу авыруны башта су чәчәге, герпес яисә сифилис белән бутаган. Бу тәндәге тимгелләр белән бәйле.
Үзеңдә маймыл чәчәге булуын шикләнсәң, нишләргә?
Тиз арада поликлиникага яисә дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә. Сездән анализ алып, “Роспотребнадзор” лабораториясенә җибәрергә тиешләр. Инфекцияне ачыклаучы тест-системалар да бар, ләкин түләүле рәвештә үзаллы үтеп булмый, чөнки аыру киң таралмаган.
Ничек дәваланалар?
Бу инфекцяне дәвалау өчен вируска каршы препаратлар Русиядә әлегә теркәлмәгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләрне киметүче прпаратлар кулланырга куша. Тән температурасын төшерү өчен парацетомол яисә ибупрофен, тәндәге тимгелләрдән нистатин һәм фукорцин белән берлектә генцианвиолет кулланырга була.
Авыруны яисә авыруга шик туган кешене йогышлы авырулар дәваханәсенә, аерым палатага салалар. Аның белән бәйләнештә булганнарга 21 көн изоляция һәм медицина күзәтүе билгеләнә.
Прививка кирәкме?
Сәламәтлек саклау министрлыгы үз рекомендацияләрендә аңлатканча, Советлар Союзында 1980 елга кадәр үткәрелгән табигый чәчәк авыруыннан вакциналау маймыл чәчәге авыруыннан якынча 85 процент яклау тәэмин итә. Соңрак туган кешеләр өчен прививкалар әлегә таләп ителми, дип саныйлар эпидемиологлар.
"Табигый чәчәк авыруыннан узган киңкүләм вакциналау нәтиҗәсендә Русиядә маймыл чәчәге таралуны тоткарлау өчен кирәкле иммун прослойкасы бар", - дип хәбәр итә “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәте.
Әгәр инфекция йоктыру хәвефен максималь киметергә телисез икән, битлек яки кеше йөри торган урыннарда респиратор киегез (яңа дулкын белән янаган ковидтан да ярдәм итәр), кулларыгызны юыгыз яки антисептиклардан файдаланыгыз.
Фото: darvin.su