+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 Июля 2022, 05:30

Медицина эшчәнлеген лицензияләү “бик яхшы” дип бәяләнгән

2022 елның II кварталында медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү процессы буенча ведомство сайтында уздырыла торган анкеталауда "бик яхшы" билгесен куйган респондентлар өлеше арткан. Ул 93,3 процент тәшкил иткән, узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 3,3 процентка югары.  

Медицина эшчәнлеген лицензияләү “бик яхшы” дип бәяләнгәнМедицина эшчәнлеген лицензияләү “бик яхшы” дип бәяләнгән
Медицина эшчәнлеген лицензияләү “бик яхшы” дип бәяләнгән

- 60 респонденттан сораштыру уздырганда медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү процессы өчен Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан "бик яхшы" билге куйган. Өч лицензиат хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә бәйле рәвештә "яхшы" дип бәяләгән, берсе медицина эшчәнлеген лицензияләү процессына үзгәрешләр кертергә киңәш иткән. Аның киңәшләре бүлекнең алдагы эшендә исәпкә алынган, - дип сөйләде Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге башлыгы Эльвира Тәхаветдинова һәм лицензиатларны сораштыруда активрак катнашырга чакырды.
"Лицензияләр бирү процедураларының нәтиҗәлелеге" темасы Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү хезмәтләрен тәкъдим итүчеләрнең канәгатьлек дәрәҗәсен ачыклау максатыннан эшләнде. Ул Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина эшчәнлеге буенча лицензия алу өчен һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Шул максаттан лицензияләү буенча хезмәтләр алганда консультацияләү һәм методик ярдәм күрсәтү буенча "Кайнар элемтә" эш урыны булдырылган һәм уңайлы булсын өчен лицензияләү турындагы бөтен мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне беренчел рәсмиләштерү 15 көн тәшкил итә, ә кабат рәсмиләштерү - 10 көн. Лицензияләү процессының тизләнеше дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы аша лицензия бирү турында гаризалар бирү нәтиҗәсендә ирешелгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас