+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 июль 2022, 07:25

Медицина оешмаларына бирелгән лицензияләр 45 процентка арткан

Республикада 2022 елның беренче яртысында, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, медицина учреждениеләренә бирелгән лицензияләр саны 45 процентка арткан һәм 611 тәшкил иткән.  

Медицина оешмаларына бирелгән лицензияләр 45 процентка артканМедицина оешмаларына бирелгән лицензияләр 45 процентка арткан
Медицина оешмаларына бирелгән лицензияләр 45 процентка арткан

Бу хәзерге вакытта лицензияләнгән эшчәнлек төрләренең федераль исемлеген кыскартуга бәйле рәвештә лицензияләрне яңадан рәсмиләштерү эше алып барылу белән аңлатыла.
- Хәзер гигиена тәрбиясе, дезинфектология, клиник микология, сексология, энтомология кебек эшчәнлек төрләренә аерым лицензия алу кирәк түгел. Медицина эшчәнлегенең лицензияләнгән төрләре исемлеген кыскарту безнең эшне дә, лицензиатларны да алга таба гадиләштерәчәк. Хәзерге вакытта лицензияләр исемлегеннән чыгарылган барлык медицина учреждениеләре дә 2022 елның 1 сентябренә кадәр лицензияләрне яңадан рәсмиләштерүгә гариза бирергә тиеш, - ди сәламәтлек саклау министрлыгының лицензия бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхаветдинова.
Медицина эшчәнлеге буенча лицензияне оператив алуда Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы лицензияләү бүлегенә һәрьяклап булышлык күрсәтә. Шул максаттан лицензияләү буенча хезмәтләр алганда консультацияләү һәм методик ярдәм күрсәтү буенча "Кайнар элемтә" эш урыны булдырылган һәм уңайлы булсын өчен лицензияләү турындагы бөтен мәгълүмат сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнашкан.
Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне беренчел рәсмиләштерү 15 көн тәшкил итә, ә кабат рәсмиләштерү - 10 көн. Лицензияләү процессының тизләнеше дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы аша лицензия бирү турында гаризалар бирү нәтиҗәсендә ирешелгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас