“Коронавирус чикләүләре чорында Башкортстан чит илләргә бәйлелекне киметү буенча зур тәҗрибә туплады. 2020 елда без 5,5 миллионга якын күп тапкыр кулланыла торган битлек һәм 1 миллионнан артык саклык костюмы тектек.
Медицина җитештерүендә импортны алыштыра торган тәҗрибә яхшы, фарминдустриядә импортны алыштыру арта бара. Төбәктә җитештерелә торган фармпродукция күләменең 95 проценттан артыгын ике эре предприятие формалаштыра - "Микроген" һәм "Фармстандарт-УфаВИТА" җәмгыяте филиалы.
Без сораштыру үткәрдек һәм тармакка ярдәм итү өчен ниләр кирәк булуын белдек:
Безнең илнең медицина эшләнмәләре җитештерүчеләре өчен өстәлгән бәягә салымны кире кайтару;
Русиядә җитештерелә торган дефицит медицина әйберләрен дәүләт теркәвенә алуны тизләтү;
чит ил компонентлары һәм реагентлар белән тәэмин итүне алмаштыру;
Техниканы һәм программа базасын алыштыру.
Хакимият һәм бизнес санкция чикләүләрен җиңә, җитештерүне үстерүне тәэмин итә һәм медицина өлкәсендә кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итә алачак”, — дип язган Премьер-министр.