+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 июль 2022, 06:25

Баш мие сәламәтлеге — мөһим мәсьәлә

22 июль — Бөтендөнья баш мие көне. Бу көнне каршылап, медицина фәннәре докторы, БДМУның неврология кафедрасы мөдире, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неврологы Мансур Котлыбаев белән сөйләштек.  

Баш мие сәламәтлеге — мөһим мәсьәләБаш мие сәламәтлеге — мөһим мәсьәлә
Баш мие сәламәтлеге — мөһим мәсьәлә

— Мансур Әмирович, бүген неврологиядә нинди аеруча кискен проблемалар бар? Кешеләрне ешрак нәрсә борчый? Баш мие, ми авыруларына китерә торган сәбәпләр нинди?
— Нерв системасы авыруларының ешлыгы елдан-ел арта. Сәбәпләре күп. Бер яктан, бу хроник стресслар, эштә артык йөкләнешләр, тормыш ритмы тизләнеше. Нәтиҗәдә, кешеләрдә баш авыртуы, йокы, аппетит бозылу, шулай ук артык арыганлык, ярсу, даими борчылу, күңел төшенкелеге башлана. Мондый халәтләр нигезендә невротик тайпылышлар ята. Икенче яктан дөрес тукланмау, аз хәрәкәтле яшәү рәвеше, алкоголь белән мавыгу, тәмәке тарту баш мие тамырларының зарарлануына китерә. Ә бу — инсультның сәбәбе. Кызганыч, баш миенең кан әйләнеше бозылу ешлыгы элеккечә үк югары булып кала. Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары баш миенең билгеле бер участокларында нерв күзәнәкләренең үсә баручы үлеме белән бәйле һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә күзәтелә.
— Сәламәтлекне саклап калу, нерв системасы авыруларын кисәтү өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
— Баш миенең сәламәтлеген саклау өчен катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәү мөһим. Даими физик йөкләнеш кирәк — атнага биш көн, кимендә 30 минут (ә көн саен яхшырак). Бу тиз йөрү, йөзү, спорт уеннары булырга мөмкин. Йөкләнешләр уңайсызлык тудырырга тиеш түгел. Физик күнегүләр баш миенең кан әйләнешен яхшырта, нерв күзәнәкләренең эшен нормальләштерә, кәефне күтәрә. Дөрес туклану да бик мөһим.
— Туклану турында җентекләбрәк сөйләп китсәгез иде? Кайсы ризыкларны чикләргә кирәк?
— Рациональ туклану кагыйдәләренә таяныгыз: артериль кан басымын арттыруга китерүче аш тозын, атеросклероз булдыручы терлек майларын (майлы ит, атланмай, сыр, каймак, майонез), шулай ук татлы ризыкларны һәм ак оннан әзерләнгән күмәчләр куллануны чикләгез. Соңгыларын күп куллану шикәр диабетына китерергә мөмкин. Бу авыруларның барысы да баш мие патологиясе үсеше хәвефен кискен арттыра. Баш мие өчен файдалы продуктлар исәбенә яшелчәләр, яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш, чикләвек, диңгез продуктлары, зәйтүн мае кертергә мөмкин.
— Хәтер югалу белән бәйле авыруларны кисәтү өчен ниләр эшләргә кирәк?
— Һәрвакыт үзегез өчен ниндидер яңа нәрсә өйрәнегез, мәсәлән, яңа музыкаль интрументларда уйнауны үзләштерергә, яңа биюләр өйрәнергә тәкъдим ителә. Күңелегезгә ошаган музыка тыңлау шулай ук минең сәламәтлеге өчен дә файдалы. Башка кешеләр белән даими аралашыгыз, стресс дәрәҗәсен киметергә тырышыгыз. Социаль элемтәләр нерв күзәнәкләре арасындагы элемтәләрне сакларга ярдәм итә. Тәүлеккә 7-8 сәгать йокларга кирәк. Әгәр эчке органнар авыруларыннан интексәгез, үз вакытында аларның коррекциясе бик мөһим. Аерым алганда, сүз гипертоник авыру, атеросклероз, йөрәк ритмы бозылу, шикәр диабеты һәм башкалар турында бара.
— Неврология — киң тармак. Соңгы елларда бу өлкәдә нинди үзгәрешләр бар?
— Неврология — бик тиз үсә торган медицина өлкәсе. Хәзерге вакытта баш миенең йөзләгән авырулары билгеле, алар арасында Паркинсон яки Альцеймер авыруы кебек киң таралган авырулар да, берничә миллион кешегә бер булган очраклар да бар. Әле 30-40 ел элек неврологлар баш мие авыруларын диагностикалау алымнары күп һәм дәвалау ысуллары аз, дип сөйли иде. Хәзер хәл үзгәрә, ел саен яңа дару препаратлары кертелә, дәвалауның яңа методикалары үзләштерелә.
— Кешенең баш мие — иң катлаулы һәм ахыргача өйрәнелмәгән орган. Соңгы вакытта бу өлкәдә нинди ачышлар булды? Нәрсәләр көтәргә?
— Баш мие элеккечә үк аз өйрәнелгән әле, шуңа күрә нейрофәннәр белән бөтен дөньяда меңләгән галимнәр шөгыльләнә. Соңгы елларда үзәк нерв системасының таркау склероз (өлкән яшьтәге кешеләрнең кан тамырлары авыруы — атеросклероз белән бутарга ярамый) кебек ялкынсынулы авыруын дәвалауда шактый алга китеш булды, нейрореабилитация, нейрохирургия актив үсә. Нерв тукымасын регенерацияләү процесслары актив тикшерелә — зарарланганнан соң баш миен тергезү. Якын елларда нейродегенерация процессын акрынайтачак препаратлар көтелә — баш миенең вакытыннан алда картаюын, шулай ук баш миенең нәселдәнлек авыруларын дәвалау өчен чаралар санын арттыру.
— Безнең республикада неврология хезмәте ничек эшли? Киләчәккә нинди планнар бар?
— Безнең республикада баш мие авырулары булган пациентларга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да башкара торган неврология хезмәте уңышлы эшли. Неврологлар һәр поликлиникада диярлек бар. Авыр очракларда пациентларны шәһәр һәм район дәваханәләренә стационар дәвалануга җибәрәләр. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе, БДМУ Клиникасы, шулай ук Уфаның Ашыгыч ярдәм дәваханәсе, 21нче шәһәр клиник дәваханәсе югары дәрәҗәдәге стационарларга ия. Хәзерге вакытта безнең максат — нерв системасы авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча махсуслаштырылган үзәкләр булдыру. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә таркау склероз (рассеянный склероз), эпилепсия, ботулинотерапия, экстрапирамид һәм когнитив тайпылышлар үзәкләре уңышлы эшли. Республика медицина-генетик үзәгендә нәселдәнлек авырулары булган пациентлар күзәтелә.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас