

Республика дәваханәләрендә әле 92 кеше ковидтан дәвалана, аларның 64е 60 яшьне үткән. 16 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 283 пациент амбулатор дәвалау ала, аларның 101е - 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 25 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 285 284.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән. Барлыгы бу инфекциядән 5 762 якташыбыз савыга алмады. Аларның 4 895е 60 яшьне узган булган.
Республикабызның 2 953 316 кешесе (тиешлеләрнең 118,9 проценты) коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган. 2 773 114 якташыбыз (тиешлеләрнең 111,6 проценты) вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 9 899 кеше прививка ясаткан. Ревакциналанган гражданнар саны — 666 477.
Фото: irk.aif.ru