+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 Июля 2022, 05:05

Хоспис төзү дәвам итә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта социаль челтәрдә пост урнаштырган.  

Хоспис төзү дәвам итәХоспис төзү дәвам итә
Хоспис төзү дәвам итә

“Хоспис төзүне дәвам итәбез. Безгә бу эштә ярдәм итүчеләргә кабат-кабат рәхмәт белдерәм.
Хоспис бик кирәк. Аны чирләүче меңнәрчә өлкәннәр һәм балалар көтә. Без биредә аларны карау, ял өчен яхшы шартлар булдырабыз. Гаилә өчен гади булмаган вакытта кадерле кешеләр уңайлы шартларда бергә була алсын өчен.
Төзелешкә өлеш керткән һәркем кешеләр өчен яхшылык эшләгәнен ышаныч белән әйтә ала. Моны күкләрдә дә күрәләрдер... Хәер, төп мәгънә анда түгел. Эшнең асылы безнең башкаларга ярдәм итеп, дөньяны яхшырак һәм чистарак итүебездә...” — дип язган Радий Хәбиров.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас