

Объект шәһәрнең көньяк өлешендә урнашкан, биналарның гомум мәйданы - 13 мең квадрат метр. Стационар 60 урынга исәпләнгән, шуларның 20се — балалар өчен. Ата-аналар һәм туганнар өчен аерым кунак бүлмәләре каралган. Учреждение территориясендә шулай ук йөрү зоналары һәм балалар өчен уңайлы мәйданчык җиһазландырыла.
20 июльгә мәйданчыкта хоспис биналарын төзүне төгәлләделәр, газ котельнясын, шулай ук җылылык, электр һәм су белән тәэмин итү инженерлык челтәрләренең бер өлешен монтажладылар.
Төзүчеләр эчке бизәү эшләрен һәм тирә-юньдәге территорияләрне төзекләндерүне дәвам итәләр. Башкортстан Башлыгы яңа объект биналарын карады, тышкы һәм эчке эшләр вариантлары белән танышты.
Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/155840.html