

Әле республика дәваханәләрендә 93 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 60 пациент 60 яшьне үткән.
15 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
245 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 91 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 76 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 285 360.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 763кә җитте. Аларның 4 896сы 60 яшьне узган булган.
2 959 353 кеше коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган (тиешлеләрнең 119,1 проценты).
2 776 660 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 111,8 проценты).
Бер тәүлектә 9 583 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 670 169.
Фото: u-f.ru