+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 июль 2022, 11:35

Наталья Орлова: «Башкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә тапшырачакбыз»

"Бердәм Русия" партиясе үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесенең беренче урынбасары, финанс-хуҗалык тәэминаты идарәсе җитәкчесе (җәмәгать башлангычларында), Русия Дәүләт думасының Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Наталья Орлова эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде.  

Наталья Орлова: «Башкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә тапшырачакбыз»Наталья Орлова: «Башкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә тапшырачакбыз»
Наталья Орлова: «Башкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә тапшырачакбыз»

Сәфәр кысаларында депутат Республика кардиология үзәгендә булды, анда хроник йөрәк чирле авыруларны дистанцион диспансер күзәтүенең пилот проекты гамәлгә ашырыла. Проектка арадаш нәтиҗәләр ясау буенча киңәшмәдә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимуллина, Уфа шәһәренең медицина оешмалары хезмәткәрләре катнашты.
Нефтекама, Октябрьский һәм Стәрлетамакның дәвалау учреждениеләре видеоэлемтә буенча утырышка тоташтырылды. Проектны кардиоүзәкнең әйдәп баручы белгечләре эшләгән һәм Дәүләт думасы депутаты Наталья Орловага бу елның язында медучреждениегә сәфәре вакытында тәкъдир иткән. Депутат проект эшләсен өчен бөтен кирәкле ярдәмне күрсәткән.
"Без пациентларны онлайн режимында күзәтәбез. Проектта 200 кеше катнаша, шуларның яртысы - йөрәк авырулы һәм йөз кеше - контроль төркем. Пациентлар билгеле бер күрсәткечләр буенча мәгълүматны Наталья Алексеевна Орлова һәм "Бердәм Русия" партиясе ярдәмендә тәэмин иткән гаджетлардан көн саен, һәр сәгать саен участок терапевтына тапшыра, - ди кардиоүзәкнең баш табибы Ирина Николаева.
Мониторинг өчен дистанцион җиһазлар исемлегенә түбәндәгеләр керә: ЭКГ төшерү һәм мәгълүматны тапшыру өчен кардиофлешка, артериаль кан басымын үлчәү өчен тонометр, канны кислород белән туендыруны үлчәүче пульсоксиметр, авырлыкны контрольдә тоту өчен тулы үлчәүләр. Дәвалаучы табиб алынган күрсәткечләрне анализлый һәм кирәк булганда дәвалауга төзәтмәләр кертә.
Медицина оешмалары ягыннан проектта биш учреждение катнаша: 5нче һәм 13нче шәһәр клиник дәваханәләре, Нефтекама шәһәре дәваханәсе, Октябрьский шәһәренең 1нче, һәм Стәрлетамак шәһәренең 2нче дәваханәләре. Куратор булып Республика кардиоүзәге тора, ул хроник йөрәк җитешсезлеге булган пациентларны диспансер күзәтүенә анализ ясый.
"Әлеге проект уникаль һәм Башкортстаннан башка беркайда да гамәлгә ашырылмый. Пациентлар даими медицина күзәтүе астында тора, бу проблемаларны вакытында табарга һәм катлаулылыкларның үсеш куркынычын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә әле, проект стартыннан өч ай чамасы вакыт узды. Әмма ел ахырына, беренче нәтиҗәләр булгач, бу тәҗрибәне башка төбәкләргә, ә бәлки федераль дәрәҗәгә тапшыру турында уйланачакбыз", - дип билгеләде Наталья Орлова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас