Әле республика дәваханәләрендә 96 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 60 пациент 60 яшьне үткән. 16 якташыбыз авыр хәлдә, өчесе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
266 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 94 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 41 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 285 543.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 769га җитте. Аларның 4 896сы 60 яшьне узган булган.
Республикабызның 2 973 921 кешесе коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган. 2 786 756 якташыбыз вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
Фото: news.myseldon.com