"Мәгълүматлар витринасы"н төзегәндә халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә күптән түгел Президент әйткән хезмәт - табибка дистанцион язылу», - дип билгеләп үтте Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Ул субъектлар башлыкларына «Табибка кабул итүгә язылу» сервисын үстерү өчен мәгълүматларның төбәк витриналарын булдырырга һәм аларны ел ахырына кадәр «Дәүләт хезмәтләре» платформасына тоташтырырга кушты.
Башкортстан Республикасы кулланучылар өчен уңайлы витриналар булдыруга 2022 ел башында кушылды. Хәзерге вакытта яңалыкларны җентекләп карау һәм гамәлгә кертү процессы бара, шулай ук техник хаталар минимальләштерелә һәм сервиска үтемлелек арттырыла.
Башкортстан халкы үзен яки баласын түбәндәге белгечлекләр табибларына кабул итүгә языла ала: терапевт, педиатр, акушер-гинеколог, стоматолог-терапевт, стоматолог-хирург, стоматолог-ортодонт, теш табибы, офтальмолог, оториноларинголог, фтизиатр. Бу исемлеккә кермәгән белгечләргә язылуны участок табибы юлламасы буенча гына эшләп була.
Иң уңайлы вариантлары:
- Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге аша: 122;
- поликлиника регистратурасының контакт телефоны аша, яки поликлиникага турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә;
- поликлиникада инфомат аша;
- "Дәүләт хезмәтләре"нең бердәм порталы аша: www.gosuslugi.ru;
- медицина порталы - doctor.bashkortostan.ru, яки "Табибка" мобиль кушымтасы аша.
Фото: ugra-news.ru