

Әле республика дәваханәләрендә 97 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 63 пациент 60 яшьне үткән. 20 якташыбыз авыр хәлдә, икеесе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
285 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 102 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 75 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 285 618.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 771га җитте. Аларның 4 897се 60 яшьне узган булган.
Республикабызның 2 980 538 кешесе коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган. 2 787 096 якташыбыз вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
Фото: kleo.ru