+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 июль 2022, 10:40

Ковид кайчан чигенер?

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 291 834кә җитте. Тәүлек эчендә янә 63 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Ковид кайчан чигенер?Ковид кайчан чигенер?
Ковид кайчан чигенер?


Әле республика дәваханәләрендә 96 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 67 пациент 60 яшьне үткән. 20 якташыбыз авыр хәлдә, дүртесе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

300 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 90 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 45 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 285 663.

Тәүлек эчендә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 772гә җитте. Аларның 4 897се 60 яшьне узган булган.

Республикабызның 2 987 354 кешесе коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган. 2 7879 680 якташыбыз вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

Фото: infosmi.net

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас