+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
31 июль 2022, 13:35

Тынычланырга иртә!

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 292 060ка җитте.

Тынычланырга иртә!Тынычланырга иртә!
Тынычланырга иртә!

Тәүлек эчендә янә 81 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 105 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 69 пациент 60 яшьтән өлкән.
23 якташыбыз авыр хәлдә.
350 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 105 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 76 кеше коронавирустан савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 285 831.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән.
Барлыгы корбаннар саны - 5 774. Аларның 4 897се 60 яшьне узган булган.
Коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән республикада 2 993 882 кеше (тиешлеләрнең 120,5 проценты) прививка ясаткан.
2 792 647 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 112,4 проценты).
Бер тәүлектә 9 495 кеше вакциналанган.
Ревакциналанган гражданнар саны - 691 341.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас